суббота, 31 октября 2015 г.

Г. Исхакыйның тормышы һәм иҗаты



Гаяз Исхакый – XX гасырның беренче яртысында татар, гомумән, төрки халыкларның киләчәге өчен эзлекле көрәш алып барган, шуны яшәвенең иң олы максаты итеп куйган милләт улларының иң күренеклесе.
Гаяз Исхакый 1878 елның 23 февралендә Чистай өязенең Яуширмә авылында туа. Гаяз башта әбисе Мәхфусә остазбикә ярдәмендә язу танырга өйрәнә, авыл мәдрәсәсенә йөри. Унике яшендә аны Чистайдагы мәдрәсәгә бирәләр. Ләкин укыту тиешле булмаганга, өч елдан Гаяз Казандагы Күл буе мәдрәсәсенә килә. Аны биредә күренекле мәгърифәтче Һади Максуди укыта. 1897 елда, мәдрәсәне тәмамлагач, аны Әмирхановлар мәдрәсәсенә хәлфә итеп чакыралар, ә Һ.Максуди монда мөдәррис булып күчә.
1898 елда Г.Исхакый Казан Татар укытучылар мәктәбенә укырга керә, аны 1902 елда тәмамлый. Бер үк вакытта Яңа Бистәдәге мөгаллимлек эшен дә дәвам иттерә. Татар укытучылар мәктәбе укучыларына балаларны рус мәдәнияты рухында тәрбияләргә, ягъни аларны руслаштырырга өйрәтә торган була. әмма Г.Исхакый милләтенә тугъры булып кала, ул 1902 елда Ырынбурдагы "Хөсәения" мәдрәсәсендә эшли башлый. Г.Исхакый университетка керү теләге белән Казангакайта, ләкин, ата-анасының сүзен тыңлап, туган авылында мулла булып хезмәт итәргә керешә.
1904нче елда ул тагын Казанга килә, иҗтимагый-сәяси хәрәкәтләрдә катнаша башлый, "Таң йолдызы" гәзитен оештыра (Ул 1906 елның 18 маеннан 17 ноябренә кадәр чыга. Унынчы саныннан Сәгыйть Рәмиев мөхәррире була). 30 октябрьдә Исхакыйны кулга алалар, ләкин берничә көннән чыгаралар. 23 декабрьдә исә тагын төрмәгә (бу юлы Чистайныкына) ябалар. 1907 елның 18 февралендә азат итәләр. Шул елның октябрь аенда аны яңадан кулга алалар, Архангельск губернасының Пинега шәһәренә сөргенгә җибәрәләр. Ләкин ул монда озак тормый, качып китә. 1908 елның июлендә Петербургка килеп чыга, аннан Төркиягә китә. 1909 елның көзендә яшертен генә Петербургка килә. Кышны башкалада, ә җәйне Финляндиядә үткәреп, көз көне яңадан Төркиягә килә. 1911 елда ялган паспорт белән Петербургка кайта, ләкин аны тоталар һәм Архангельск губернасының Мезень шәһәренә җибәрәләр.
1913 елның 4 апрелендә азат итәләр, ләкин Казанга кайтырга рөхсәт булмый. Шулай да әдип Казанга, аннары туган авылына кайтып китә. 1913 елның 22 октябреннән Петербургта "Ил " гәзитен чыгара башлый. Гәзит 1915 елда ябыла. Ләкин 1917 елда, беренче мөмкинчелек килеп чыгу белән, Г.Исхакый аны яңадан чыгара башлый. Апрель аенда Мәскәү мөселман халкы комитеты рәисе итеп сайлана. Октябрьдә инкыйлаб булу милли мәсьәләне хәл итүне кыенлаштыра. Г.Исхакый 1919 елда чит илгә китәргә мәҗбүр була. Башта Кытайда, аннары ФранциядәГерманиядәПольшада яши. Икенче Бөтендөнья сугышы башлангач, Төркиягә килә. Чит илләрдә яшәгәндә дә төпле газета-журналлар чыгара, әдәби әсәрләр иҗат итә. Г. Исхакый 1954 елның 22 июлендә Әнкарада вафат була. Истанбулның Әдернәкапы зыярәтенә күмелә.
.

воскресенье, 18 октября 2015 г.

Г.Исхакый әсәрләрендә милләт язмышы

Бүгенге көндә дә татар милләтенең торышы – актуаль мәсьәләләрнең берсе булып санала. 
Г. Исхакый милли рух һәм халыкчанлык белән сугарылган әсәрләренең үзәгенә милләт язмышы мәсьәләсен куеп, әлеге проблеманы төрле яссыллыкта яктырта. Бер төркем әсәрләрендә ул, милләтне инкыйраздан саклап калу максатында, укучының игътибарын халыкның милли чшәешенә, милли колоритына, күркәм гореф-гадәтләренә, милли йоллаларына, нәсел-нәсәбәсенә, борынгы тамырларына юнәлтә.
Татар халкы тормышының төрле якларын һәм аңа гына хас булган милли традиция һәм гөреф-гатәтләрне,проблемаларны уңышлы чагылдырган "Сөннәтче бабай” һәм "Остазбикә” әсәрләре әдәбиятыбызның гүзәл үрнәкләре булып тора. 
"Сөннәтче бабай” хикәясендәге Корбанколый карт образы аша үзәк планга, алгы сызыкка чыгара. Авылда "Сөннәтче бабай” исемле белән мәгълүм булган Корбанколый карт гомер сөрә. Картның төп шөгеле – балаларны сөннәткә утырту. Шул шөгыле аша ул тормышта үз урынын тота. Г. Исхакый "Сөннәтче бабай” әсәре белән әдәбиятта психологизмны яңа төсмерләр белән баета. Хикәядә милли, фәлсәфи проблематикалар чагылыш таба. Әсәрдә мөһим проблема булып Сөннәтче бабай образы аша ачылган милли характерның асылы тора. Хикәягә Сөннәтче бабай персонаңы үзенең формалашкан характеры белән килеп керә. Анда шул характерның тик бер ягы, бер сыйфаты гына күренеп кала, әмма шуңа нигезләнеп, без мәгълүм бер халык иясен чамалый алабыз. Милли характер,милли менталитет проблемалары тыныч тормыш шартларында барлыкка килә һәм чишелә. 
Милли традицияләр һәм гореф-гадәтләр Г. Исхакыйның "Остазбикә” повестенда күпмедер дәрәҗәдә чагылыш таба. Әсәрдә татар хатын-кыз бәхете мәсъәләсе үзәккә куела. Мәсъәләне мөмкин кадәр конкрет һәм ышандырырлык итеп чагылдыру өчен, Г. Исхакый үз героинясы Сәгыйдәне шул вакыттагы татар авылының мохитендә күрсәтә. Әсәрдә кыз сорау, туйга әзерләнү,никахлашу мәҗлесе, ислам диненә караган традицион йолалар  сурәтләнә: милли проблематика белән беррәттән, төп игътибар идея-әхлакый проблематикага бирелә. Г. Исхакый милли характерны ачуда төп рольне Сәгыйдәгә тапшыра. Сәгыйдә образы мисалында татар хатын-кызының җыелма образы иҗат ителә. Әхлакый проблематика Г. Исхакыйның рухи гүзәллекне, әхлакый пакьлекне көндәлек гадилектә сүрәтли алуында күренә. Идея - әхлакый проблематиканың үзәгендә Сәгыйдәнең шәхес буларак тирән асылы, характерының әхлакый тирәнлеге ята. Эчке драматизмы һәм тирән психологизмы белән көчле булган бу Һәр "кечкенә” кешенең күңел фаҗигасен үзенчәлекле рәвештә ача. Хатын кыз бәхете ана булуда дигән фикер үткәрелә. 
Халык, милләт язмышы турында уйланганда, Г. Исхакый еш кына хатын-кыз мәсьәләсенә мөрәҗәгать итә.Татар халкының милли язмышын хатын – кыз язмышы белән аерылгысыз бәйләнештә карап, ул бу мәсьәләне татар әдәбиятының иң мөһим мәсьәләләреннән берсе итеп күтәрә. Хатын – кыз бәхете, иреге мәсьәләләрен яктырткан "Кәләпүшче кыз”, "Теләнче кызы”, "Зөләйха” әсәрләрдә төп игътибар идея - әхлакый проблематикага бирелә. Әлеге тип проблематикалы әсәрләрдә язучыны кешенең яшәеш позициясе һәм аның үзгәрүе кызыксындыра.Әсәрләрнең үзәгендә фәлсәфи һәм этик эзләнү, кешенең яшәү мәгънәсе, яхшылык һәм яманлык, дөреслек һәм гаделлек хакында уйланулары тора. 
Г. Исхакый татар әдәбиятында беренчеләрдән булып катнаш гаилә проблемасын күтәреп чыга. Катнаш никахның милләт язмышына йогынтысы "Ул икеләнә иде”, "Ул әле өйләнмәгән иде” повестьларында ачык күзәтелә.Повестьларда алгы планга милли проблематика чыга. Әлеге проблематика әсәрләрдә куелган проблема һәм аның чишелеше ягыннан бу ике әсәрне берләштереп тора. Повестьлар өчен уртак проблематика икенче әсәрдә тулырак һәм эзлеклерәк яктыртыла. 
Катнаш никах һәм интернациональ мәхәббәт проблемалары төрле яссылыктан чыгып анализлана. Г. Исхакый үз геройларының каршылыклы уй – тойгыларын һәм фикер көрәшен, шәхси драмаларын милләт фаҗигасе дәрәҗәсенә күтәрә. Әсәрләрнең нигезенә милли идея салына. Милли проблематика белән бәйләп милләт язмышы мәсьәләсе дә аңлатыла. 
Гаяз Исхакый үз әсәрләрендә укучының игътибарын халыкның милли яшәешенә, күркәм гореф – гадәтләренә, милли йолаларына, нәсел – нәсәбәсенә, борынгы тамырларына юнәлтә.Иң гадәти авыл карты көнкүрүшен, гомер юлын сурәтләгән зур булмаган гади бер "Сөннәтче бабай” хикәясендә автор татар халкының иң түбән катлауларында да гөрләп чәчәк аткан, олы киеренкелегенә җиткән рухи гүзәллек - әхлакый пакьлекне, көндәлек гадилектә, әмма тетрәндерерлек киеренкелектә сурәтли, гәүдәләндерә алган. 

Г. Исхакый иҗатының чорларга бүленеше

Башлангыч-мәгърифәтчелек чоры (1897-1904). Әсәрләрендә мәгърифәтчелек эстетикасы традицияләренең дәвам ителеше: уку, гыйлем һәм тәрбия мәсьәләләре, принциплары һәм алымнары. Аларның милләт язмышы проблемасы белән тыгыз бәйләнеше. Драматургия төрендә эшчәнлеге. “Тәгаллемдә сәгадәт” (1897), “Өч хатын берлән тормыш” (1900), “Бай углы”, (1903); “Ике йөз елдан соң инкыйраз” (1902-1904) әсәрләренең яңа заман әдәбиятының үсеш юнәлешен билгеләүдәге урыны. 
Тан”чылык чоры (1905-1911). Г.Исхакыйның иҗтимагый-сәяси карашларында һәм сәнгатьчә фикерләвендә чагылган борылыш. Журналистик эшчәнлеге. Иҗтимагый- сәяси көрәше. Катлаулы тормыш сукмаклары. Әдәби әсәрләренең инкыйлаби, иҗтимагый-социаль көрәш идеяләре белән сугарылуы. Тәнкыйди (социаль) реализм үрнәкләре. Иҗатының идея эчтәлеге, тематикасы, жанр төрлелеге. Әдәби эшчәнлегендәге активлык. (“Зиндан”, 1907; “Алдым- бирдем”, 1907; “Тартышу”, 1908; “Мөгаллим”, 1908; “Җәмгыять”, 1909; “Тормышмы бу?”, 1911; “Фамилия сәгадәте”, 1911 хикәяләр циклы (1910); “Сөннәтче бабай”, 1911 һ.б.) 
Унынчы еллар (милләтчелек) чоры (1912-1917) әдипнең тәрҗемәи хәлендәге үзгәрешләр. Санкт-Петербург, Мәскәү шәһәрендә ул нәшер иткән газеталар, аларның сәяси, иҗтимагый, милли юнәлеше. Г.Исхакыйның көрәш тактикасын үзгәртеп, “бердәм агым” теориясен яклавы. 14 Әдип реализмының романтик юнәлеш алымнары, чоралары белән баетылуы, психологик реализм үрнәкләре тудырылу. Әдәби эшчәнлегендә күзәтелгән тематик киңлек, идея эчтәлек ягыннан яңарыш. Милли чынбарлыкның төрле катламнарын колачлаган күләмле эпик жанрлар активлашу: “Зөләйха”, 1912; “Мулла бабай”, 1913; “Мөгаллимә”, 1913; “Теләнче кызы”, 1907-1908, 1914; “Бер тоткарның саташуы”, 1912; “Ул икеләнә иде”, 1914; “Остазбикә”, 1915; “Ул әле өйләнмәгән иде”, 1916 һ.б. 
Мөһаҗирлек чоры (1919-1954). Әдипнең мөһаҗирлектәге гомер юлы. Ватаныннан китәргә мәҗбүр иткән сәбәпләр. Төрки-татар халкының милли азатлык хәрәкәтен оештыруда һәм җитәкләүдәге роле. Журналистлык эшчәнлеге. “Идел-Урал” тарихи-сәяси хезмәте.